Accessibility links

Петербурда биш айлык улы вафат булган ананы Таҗикстанга депортацияләгәннәр


Зарина Юнысова
Зарина Юнысова

Биш айлык баланы Петербурда федераль миграция хезмәте рейд вакытында анасыннан тартып алып, хастаханәгә тапшырган иде. Нәтиҗәдә бала вафат булды.

Петербурда вафат булган биш айлык улы Умарали Назаровның анасы Таҗикстан ватандашы Зарина Юнысованы ватанына депортацияләгәннәр. Бу хакта FlashNord агентлыгына Федераль миграция хезмәтендәге чыганак белдергән. Шул ук очкыч белән Дүшәнбе шәһәренә улының табуты да җибәрелгән. Әлеге үлем нигезендә Русиядә тикшерү дәвам итә.

Таҗикстан ватандашлары Рөстәм Назарова һәм Зарина Юнысованың кечкенә уллары федераль миграция хезмәтенең тикшерү вакытында анасыннан тартып алганнан соң, 14 октябрь көнне Петербурда Цимбалин исемендәге балалар хастаханәсендә вафат булды. Баланы кире туганнарына бирүен үтенүгә карамастан, полиция аны хастаханәгә тапшырган.

Русия эчке эшләр министрлыгы полиция дөрес эшләгән, ә Умарали Назаров медицина нәтиҗәләре күрсәтмәләренә күрә инфекциядән үлгән дип белдерә. Баланың ата-анасы бу нәтиҗәләргә ышанмый. Алар моңарча баланың берни белән дә авырмаганын әйтә.

14 ноябрьдә Петербурда Умарали Назаров истәлегенә митинг узды. Анда катнашучылар полиция хезмәткәрләренең имчәк баласын анасыннан аеруга хокукы булганмы һәм хастаханәдә балага нәрсә эшләгәннәр дигән сорауга җавап таләп итте.

XS
SM
MD
LG