Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркия ширкәтеннән ит алуны туктата


Россельхознадзор Төркиянең Standart Gida Sanayi ve Ticaret A.S. исемле ширкәте җитештергән иттә листерия бактериясен тапты.

Русиягә ит сатучы Төркиянең 16 ширкәтенең алтысына ветеринар таләпләрне бозу сәбәпле тауарларын сату тыелды. Россельхознадзор хәбәр итүенчә, 1 декабрьдән Standart Gida Sanayi ve Ticaret A.S. исемле ширкәте дә Русиягә тауарын сата алмаячак. Бу ширкәт җитештергән тавык итендә "сәламәтлек өчен куркыныч листерия бактериясе табылган".

1 декабрьгә кадәр илгә кергән итне яңадан тикшерәчәкләр. Россельхознадзорның бу карары очкыч бәреп төшерелгәннән соң Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең начарайган вакытына туры килде. Ростуризм сәяхәт ширкәтләренә Төркиягә юлламалар сатуны тыйды. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия халкын Төркиягә бармаска киңәш итте.

XS
SM
MD
LG