Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуров Уфада: "Намзәтләргә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Без Америка түгел"


Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе башы Владимир Чуров
Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе башы Владимир Чуров

1 декабрь Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе башы Владимир Чуров Уфада сайлау оештыручылар белән очрашулар уздырды.

Очрашу республика дәүләт җыелышы – корылтайның кече залында узды. Зал кечкенә булу сәбәпле, популяр артистларның концертларындагы кебек буш урыннарга урындыклар алып кереп утырдылар. Иң башта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев чыгыш ясады. Ул 2015 елның сентябрендә үткән сайлауларда 15627 намзәт чыгып, 7309 депутат сайлануын әйтте. Аның сүзләренчә, сайлауларда республикада теркәлгән 57 фирканең 11е катнашкан. 2342 сайлау участогы эшләгән.

Сүзне Владимир Чуров дәвам итеп, 2015 елгы сайлауларны рекорд дип атады. Аның сүзләренчә, ил буенча 200 000 намзәт чыгып, шуларның 190 000 теркәлгән. 85 субъектның 83ендә узган сайлауларда 90 000 депутат мандат алган. Владимир Чуров сайлаулар турында канунга күзәтүчеләр мәсьәләсендә төзәтмәләр кертеләчәген, башка үзгәртүләр булмаячагын әйтте. “Дәүләт думасына сайлауларда яртысы, ягъни 225 депутат фирка исемлекләре буенча, калган 225е бер мандатлы округлардан сайланачак. Бүген 14 фирка имзалар җыймый гына намзәтләрен күрсәтә ала. Бер өлеш фиркаләр имза җыячаклар. Конкурентлык бик көчле булыр дип көтелә”, диде.

Владимир Чуров яслма киртәләр тудырмаска, намзәтләрнең документларын кабул итәргә, хаталары булган очракта, аларны күрсәтергә кирәклеген белдерде. “Намзәтләргә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Хәтта шәхси ширкәттә бер намзәт белән очрашу уза икән, анда башкаларның да катнашу хокуклары булырга тиеш. Без Америка түгел, анда гына ресторан хуҗасы республиканнарны кертеп, демократларга урын бирми ала”,– диде. Владимир Чуров бюллетеньнәр качып түгел, ә күзәтүчеләр катнашлыгында саналырга тиешлегендә әйтте. Русиянең үзәк сайлау комиссиясе рәисе казнада дефицит булу сәбәпле, сайлауларга бүленергә тиешле 15 миллиард сум урынына 10 миллиард кына биреләчәген дә әйтте.

Владимир Чуров 30 ноябрь Русия президенты Владимир Путинның Рөстәм Хәмитовны бүләкләве турында фәрманы булуын да белдерде. Аның сүзләренчә, Рөстәм Хәмитов Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

XS
SM
MD
LG