Accessibility links

Казанда Мега сәүдә үзәге эвакуацияләнде


Мега кибетчеләре
Мега кибетчеләре

Чәршәмбе көнне Казанның Мега сәүдә үзәге ябылуга 5-10 минут кала эвакуация игълан ителде.

Казанның Мега сәүдә үзәгендә чәршәмбе көнне ашыгыч эвакуация игълан ителде. Тавыш көчәйткечләрдән берничә мәртәбә урысча һәм инглизчә бинадан чыгарга һәм читкәрәк китәргә кушылды, "безнең хезмәткәрләр сезгә юл күрсәтәчәк", диелде.

Эвакуация сәүдә үзәге ябылуга 5-10 минут кала булды. Хезмәткәрләр өсләренә дә кимичә кыска җиңле эш киеменнән генә оешкан рәвештә эскалаторлардан төшеп бинадан чыкты.

"Бу өйрәнүләр түгел, нәрсәдер тапканнар, чын булырга охшаган", диде кибетчеләрнең берсе Азатлык радиосына.

2-3 минуттан эвакуация туктатылды, хезмәткәрләр кире кибетләренә йөгерде.

Кибетләр ябылырга әзерләнгән бу минутларда сәүдә үзәге халык белән тулы иде, балалар мәйданчыгында балалар күп иде, кафеларда кешеләр утыра иде. Аларның күбесе тавыш көчәйткечләрдән әйтелгән белдерү сүзләрен аңламый калды, игътибар итүче күп булмады.

130лап кибет һәм 20ләп кафе-ресторан булган Мега - Казандагы иң зур сәүдә үзәге. Террорчылыкка каршы комиссия Татарстанда террор янаулары арту турында кисәтте. Белгечләр Татарстан халкына сак булырга, бердәм булырга, провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә.

XS
SM
MD
LG