Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия Конституция мәхкәмәсенә Европа мәхкәмәсенең карарын үтәмәүгә рөхсәт бирүче канунны имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Әлеге канун өлгесенә бердәнбер каршы булган депутат Дмитрий Гудков булды. Ул әлеге канун кабул ителгән очракта Русия хакимияте «ни телим, шуны эшлим»гә күчәчәген әйтте.

Русия президенты Владимир Путин Конституция мәхкәмәсенә Русия Конституциясенә каршы килгәндә халыкара мәхкәмәләрне, аерым алганда Европада кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенең карарларын үтәмәүгә рөхсәт бирә торган канунны имзалады. Канун Хокукый мәгълүмат интернет порталы сайтында урын алган.

“Русия Конституциясе мәхкәмәсе турында”гы канун өлгесенә үзгәрешләр Дәүләт думасы тарафыннан 4 декабрьдә кабул ителде, 9 декабрьдә аны Федерация шурасы хуплады. Әлеге канунга бердәнбер Думаның конституцион канун комитеты әгъзасы, депутат Дмитрий Гудков каршы чыкты. Ул әлеге канун кабул ителгән очракта Русия хакимияте “ни телим, шуны эшлим” тәртибе нигезендә хәрәкәт итәчәген әйтте.

2015 елның июлендә Конституцион мәхкәмә “гомум конституцион хокуклар бозылган” очракта Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәү мәҗбүри түгел дип таныды.

XS
SM
MD
LG