Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Немцовны үтертүне оештыруда шикләнелүчене читтән торып сак астына алуны кануни дип тапты


“Северный” батальоны хәрбие Руслан Мухудинов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ятарга мөмкин дип әйтелә.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Чечня эчке эшләр министрлыгының “Северный” батальоны хәрбие Руслан Мухудиновны читтән торып сак астына алуны кануни дип тапты. Ул Мәскәүдә оппозиционер Борис Немцовны үтерүне оештыруда шикләнелә.

Хокук саклау оешмалары мәгълүматларына күрә, Мухудинов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә качып ятырга мөмкин.

Немцовны үтерү эше нигезендә, бу җинаятьне кылган дип шикләнгән Чечнядан биш кеше: Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерханов инде элегрәк сак астына алынды.

Тикшерүчеләр җинаятьне Мухудинов хезмәт икән “Север” батальонындагы хәрби Заур Дадаев башкарган дип саный.

Мухудинов батальон командирының элекке урынбасары Руслан Геремеевның дусты һәм машина йөртүчесе булган дип шикләнелә. Немцов гаиләсе дә Геремеевның әлеге җинаятькә катнашы бар дигән фикердә.

Элегрәк Би-би-сига әңгәмәдә Немцов туганнарының адвокаты Вадим Прохоров “Геремеев Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның якыннары исәбендә булганга тикшерүчеләрнең аңа гаепләү белдерергә көчләре җитми” дигән иде.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG