Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR медиаберләшмәсенә кергән "15 минут" сайты Кырымда эшен туктата


ATR медиаберләшмәсе җитәкчесе эшмәкәр Ленур Ислямов "15 минут"ны Киевтан эшләтмәкче. Ул Кырымда ирекле журналистика юклыгын әйтә.

ATR медиаберләшмәсенә кергән «15 минут» сайты хезмәткәрләре Кырымда эшен туктатуын белдерде. Бу хакта аларның 16 декабрьдә язылган гаризаларында әйтелә.

Шул ук документта язылганча, соңгы вакытта "15 минут" ATR кырымтатар телеканалы җитәкчесе урынбасары Лилия Буджурова һәм телеканалның элекке җитәкчесе Эльзара Ислямова нигез салган "QaraDeniz Production" кырым продакш-студиясеннән эшләгән. "15 минут" хезмәткәрләре хәзер яңа кырым интернет проектын булдырмакчы.

ATR медиаберләшмәсе җитәкчесе Ленур Ислямов әйтүенчә, ул "15 минут"ны Украинада эшләтмәкче һәм хезмәткәрләрне Кырымнан анда күчермәкче. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең барысы да Кырымнан китәргә риза түгел икән.

"Мин сайт күчәргә тиеш дип саныйм. Кырымда калып үз эшен башкара алам дип уйлаучы журналистлар калачак. Алай дип санамаучыларны без Киевка алачакбыз. Кырымда инде ирекле журналистика калмады. Ул анда басым астында", диде Ислямов.

ATR кырымтатар каналы 1 апрельдән бирле Кырымда эшләми, тапшырулар Киевтан алып барыла. Каналның җитәкчесе, эшкуар Ленур Ислямов шул вакыттан бирле Украинада яши.

Шулай ук ул Кырымны блокадалау координаторы да булып тора. Кырым прокуратурасы аңа каршы җинаять эше ачты, милкен кулга алды.

XS
SM
MD
LG