Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә 18 яшьлек Влад Колесников үзенә кул салды


Влад Колесников
Влад Колесников

Влад Колесников шушы елның июнь аенда дәрескә Украина әләме төшерелгән һәм "Кырымны кайтарырга!" дип язылган футболка киеп килгәч киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булган иде.

Самара өлкәсенең Җигүле шәһәрендә 18 яшьлек Влад Колесников үзенә кул салды. Бу үсмернең исеме шушы елның июнь аенда ул дәрескә Украина әләме төшерелгән һәм "Кырымны кайтарырга!" дип язылган футболка киеп килгәч һәм ул үзе яшәгән Подольски шәһәрендә сугышка каршы шигар чыгарып элгәч киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булган иде.

Бу хәлдән соң аны техникумнан кудылар һәм аны махсус хезмәтләр эзәрлекли башлады. Полиция килеп аның футболканы каян алуы турында сораштыра башлады. Путин тарафлы бабае да аны өеннән куып чыгарып Җигүле шәһәренә, атасы янына озатты.

Азатлык радиосына интервьюда Влад: "Военкаматта мин хәрби хезмәткә барырга һәм кардәшләребезгә каршы сугышырга теләмәвемне әйттем. Минем телефонда Украина гимны язылган. Керер алдыннан мин Украина гимнын уйнатырга булдым, чөнки Русия армиясен хупламыйм һәм, гомумән, анда хезмәт итү оят дип саныйм. Шулай итеп мин Украина гимнын уйнаттым һәм Русия армиясендә сугышырга бармаячагымны белдердем", диде.

Җигүле шәһәрендә дә Влад туганнары белән уртак тел таба алмый һәм яшьтәшләре ягыннан эзәрлекләүләргә зарлана, берничә мәртәбә кул күтәрүләр дә була. Полициягә мөрәҗәгать иткәч аңа: "мин үсем синең чыраеңа чәпәр идем" дип әйтәләр.

25 декабрьдә Влад Колесников бик күп дару эчә. Полиция Азатлыкка аны коткару мөмкин булмаганлыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG