Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда полиция бүлеге янында шикле ир кеше атып үтерелде


Париж урамнарында полиция
Париж урамнарында полиция

Парижның иминлек көчләре полиция бүлегенә "Аллаһү Әкбәр" дип якынлашучы бер кешене атып үтергәнен хәбәр итте.

Парижда полиция бүлегенә якынлашкан коралланган кеше атып үтерелгән. Франция эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бу кешенең кулында пычак булган, ул "Аллаһү Әкбәр" дип кычкырган. Полиция аның билендә интихарчы билбавы таккан булуыннан шикләнгән. Соңрак бу хәбәр кире кагылды. 20-25 яшьлек ир кешенең полициягә пычак белән янавы турында хәбәр ителде. Аның тәнендә, "Ислам дәүләте" террор оешмасы тамгасы табылган, шартлаткыч булмаган.

Бу хәл бүген Франция башкаласының төньягында, күп милләт вәкилләре яшәгән бистәдә булган. Бу атнада ил буйлап узган елның гыйнварында Charlie Hebdo журналына булган һөҗүмне искә алалар. Атналык сатирик басма хезмәткәрләренә һөҗүмдә 17 кеше һәлак булды.

13 ноябрь Парижда булган, 130 кешенең гомерен өзгән террор гамәлләреннән соң кертелгән гадәттән тыш хәл әле дә гамәлдә. Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" оешмасы алды.

XS
SM
MD
LG