Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда шартлауда дистәләгән кеше һәлак булды


Истанбулда шартлауда 10 кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Истанбулның Солтан Әхмәт мәйданында Dikilitaş һәйкәле янында иртәнге сәгать 10.20дә шартлау булды. Рәсми хәбәрләргә караганда, ким дигәндә ун кеше үлгән, 15 кеше яраланган. Тагын бер шартлаткыч яшерелгән дигән хәбәр бар. Аны эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә HaberTurk.

Radikal басмасы хәбәр итүенчә, һәлак булган корбаннарның тугызы Германия ватандашлары.

Төркия премьеры иминлек хезмәт башлыклары белән ашыгыч утырышка җыелды.

Солтан Әхмәт мәйданы янында урнашкан һәм туристлар яратып йөри торган Топкапы сарае, сишәмбе көнне ял көне булу сәбәпле, бүген ябык иде.

Төркия радио һәм телевидение югары шурасына һәм барлык мәгълүмат чараларына Солтан Әхмәт мәйданында шартлау һәм аннан соңгы вазгыятьне вакытлыча туры эфирда яктырту тыелуы турында күрсәтмә бирелде. Төркия премьер-министр урынбасары Нуман Куртулмуш имзалаган күрсәтмәдә бу имнлек сәбәпләре һәм җәмәгать тәртибе бозылу ихтималлыгы белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG