Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНИСЕФ: Сугышлар барган җирләрдә якынча һәр дүртенче бала мәктәпкә йөрми


Мәктәпкә йөрмәгән балалар рәхимсезлек белән күбрәк очраша һәм хәрби төркемнәргә җәлеп ителә.

Сугышлар барган урыннарда якынча һәр дүртенче бала мәктәпкә йөрми. ЮНИСЕФ (БМОның балалар фонды) мәгълүматларына күрә, мондый балалар Көньяк Суданда 51%, Нигерда 47%, Суданда 41% һәм Әфганстанда 40%.

Фондның глобаль белем бирү бүлеге башлыгы Джо Бурн әйтүенчә, балалар мәктәпкә йөрмәсә рәхимсезлек, хәрби төркемнәргә җәлеп ителү белән күбрәк очрашу ихтималы зур.

Белем бирү өлкәсе һуманитар оешмалар белән иң аз финанслаучы тармак. 2014 елны бүленгән һуманитар ярдәмнең ике проценты гына бу өлкәдә туры килә. БМО сугышлар барган җирләрдә белем бирү өлкәсенә ун тапкыр күбрәк акча бүлү кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG