Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда йөк машинасын йөртүче 75 мең сумга хөкем ителде


"Платон" түләү системына каршы Чиләбедә урам җыены, 2015 елның 11 декабре
"Платон" түләү системына каршы Чиләбедә урам җыены, 2015 елның 11 декабре

Яңа ел алдыннан Русия буйлап узган йөк машиналарын йөртүчеләрнең протест чарасын Оренбурда оештырырга тырышкан активист Александр Губанцовка мәхкәмә булды.

Оренбур өлкәсенең Дзержинский районы мәхкәмәсе ерак юлларга йөрүче машина хуҗасы Александр Губанцовны "рөхсәтсез урам җыены" оештыруда гаепләп, 75 мең сум штрафка хөкем итте, дип хәбәр итте оrenday.ru сәхифәсе. Губанцов 30 декабрь тагын тугыз машина белән бергә шәһәр үзәгеннән сәгатенә 10 чакрым тизлектә үтүе өчен гаепләнде.

"Канун нигезендә координатор протест чарасы турында алдан хәбәр итәргә тиеш иде. Ул көнне полиция аны канун бозачагы турында кисәткән. Моңа карамастан, алар бу чараны уздырган. Прокурор Губанцовка 150-300 мең сум штраф сорады, әмма баласы кечкенә булуы, кредитлары булуы һәм түбән эш хакын исәпкә алып, штрафның иң түбәне - 75 мең сум билгеләнде", дип хәбәр итте мәхкәмәнең матбугат вәкиле Лилия Исмәгыйлева.

Губанцов мәхкәмә карары белән ризалашмыйча, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG