Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Русия белән су электр станциясен төзүдән баш тартты


Кыргызстанның Нарын өлкәсе, Ат-Башы станциясе күренеше, 2015 елның октябре
Кыргызстанның Нарын өлкәсе, Ат-Башы станциясе күренеше, 2015 елның октябре

Кыргызстан парламенты Русия белән бергә Югары Нарын шарлавыгында һәм Камбар-Ата-1 су электр станцияләрен төзү килешүен гамәлдән чыгарды.

Өч тапкыр җыелып сөйләшкәннән соң Кыргызстан парламенты Югары Нарын шарлавыгында һәм Камбар-Ата-1 дигән су электр станцияләрен Русия белән бергә төзү килешүеннән баш тартты. 97 депутат бер тавыштан килешүне өзүне хуплады.

Кыргызстан икътисад министр урынбасары Нурлан Садыков сүзләренә караганда, "2015 елда Русия Югары Нарын шарлавыгы проектын финанслау мәсьәләсен хәл итмәгән, 2016 елга план төземәгән". Су электр станциясенең беренче агрегаты инде 2016 елда эшли башларга тиеш булган. Хөкүмәт яңа инвесторны тапкач та Русиягә 37 миллион долларны кире кайтарачак, диде министр урынбасары.

Проектның бәясе 3.2 миллиард доллар. Русиянең икътисади күәте кимүе сәбәпле, Кыргызстанга су электр станцияләрен төзергә яңа инвесторларны эзләргә туры киләчәк, дигән иде президент Алмазбәк Атамбаев.

XS
SM
MD
LG