Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Дүрт кешенең берсе фикерен әйтергә курка


Русиядә социологик тикшеренүләрдә катнашканнарның 26% илдәге хәлләр турында үз фикерен әйтергә курка, ди Левада үзәге.

Русиядәге хәлләр турында сораштырулар вакытында халыкның 26% үз фикерен әйтергә курка, дигән нәтиҗә ясаган Левада аналитика үзәге. Халыкның яртысы диярлек (49%) сораштыруларда теләмичә катнаша.

Үз фикерен яшерү теләге куркудан килә. 20% халыкка дөреслек турында сөйләргә теләми. Белгечләр мондый очракларда кешеләрнең алдан әзерләнгән позитив җаваплар белән котылуы, аерылып тормас өчен башкасы нәрсә әйтә - шуны кабатлавы күзәтелә, диде "Коммерсант" басмасына сәяси технологияләр белгече Константик Колачев.

XS
SM
MD
LG