Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаляпин фестивалендә инде өченче ел татар операсы яңгырамый


Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

1 февраль Казанда Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале ачылды. Татар операсы бу халыкара чарада соңгы тапкыр 2013 елда куелган иде.

Федор Шаляпин тууына 143 ел тулганда Казанда уздырылган Халыкара опера фестивале 1 февраль Джузеппе Вердинең “Трубадур” әсәре белән ачыла. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә аны чыгышы белән Советлар Берлегеннән булган, хәзер АКШта яшәп Нью-Йоркта Метрополитен операсында эшләгән режиссер Ефим Майзель куйды.

Җәлил театрының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел програмга 14 опера һәм концерт кергән. Быелгы фестивальнең "йөзек кашы" Бахның “Си минор мессасы” көенә Dona nobis pacem (“Безгә тынычлык бүләк ит”) исемле әсәре булачак, дип вәгъдә ителә. Шаляпин фестивалендә татар операсы соңгы тапкыр 2013 елда куелган иде. Фестивальдә Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы яңгырады. Быел фестиваль кысаларында Альбина Шаһиморатова концерты булачак. Азатлыкка әңгәмәдә Шаһиморатова Нәҗиб Җиһановның "Алтынчәч" операсында җырлыйсы килгәнен әйткән иде.

1873 елда Казанда туган Шаляпин музыка һәм җырга үзе өйрәнгән. Аның сәләтен беренче булып 1896 елда Мәскәүдә хосуси театр тоткан меценат Мамонтов күреп алган.

“Халык җырчысы” саналса да Шаляпин 1917 елгы инкыйлаб белән ризалашмыйча 1921 елда Франциягә күчеп киткән, Нью-Йорк Метрополитен операсы һәм Австралия сәхнәләрендә чыгышлар ясаган. Шаляпин 1938 елда 65 яшендә лейкемиядән үлгән. 1984 елда мәетенең калдыклары Франциядән Русиягә кайтарылып Новодевичье зиратында күмелде.

XS
SM
MD
LG