Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть"нең дәүләт өлеше сатылырга мөмкин


2016 ел ахырына кадәр "Башнефть" ширкәтенең дәүләт ия булган өлеше киметелергә мөмкин. Аны "Лукойл" алырга тели.

Мәгълүмат чаралары "Башнефть" ширкәтендә дәүләт ия булган хиссәләрне 25% һәм бер хиссәгә киметү турында язып чыкты. Бу хәбәрне Русия хөкүмәте күрсәтмәсе проекты белән таныш булган чыганакка таянып тараттылар.

2013 елның 1 июнендә чыккан 2014-2016 елга приватизация планын билгеләгән күрсәтмәгә үзгәрешләр кертеләчәк. 2016 ел ахырына кадәр "Башнефть"нең дәүләт өлеше киметү каралган.

Бүгенге көндә "Башнефть" ширкәтенең 50% + бер хиссә Русия хөкүмәтенеке, 25% + бер хиссә Башкортстанныкы. Ширкәтнең хөкүмәт өлешен иң зур хосусый ширкәт булган "Лукойл" алырга тели, дип хәбәр итте Reuters. Коммерсант язуынча, "Лукойл"ны "Башнефть"нең зур өлешен үз контроленә алу кызыксындыра. Бу исә Русия хөкүмәте һәм президентның моңа кадәр булган позициясенә каршы килергә мөмкин. Ширкәтнең "стратегик оешмалар" исемлегендә булуы сәбәпле хиссәләрне сатуны президент хупларга тиеш.

XS
SM
MD
LG