Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сүрия хастаханәләренә һөҗүм итмәгәнен белдерде


Сүриянең төньягындагы Маарәт ән-Нуман шәһәре, 2016 елның 15 феврале
Сүриянең төньягындагы Маарәт ән-Нуман шәһәре, 2016 елның 15 феврале

Кремль Сүрия хастаханәләренә ракеталар атуын кире какты.

Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков, Мәскәү үзенә ташланган "буш" гаепләүләрне кабул итми, аларның бер нигезе дә юк, дип белдерде. Дүшәмбе көнне Сүриянең төньягында берничә хастаханәсе хәрби һава һөҗүмнәрендә җимерелде. Кимендә биш хастаханә, ике мәктәп ишелепр төшкән, 50ләп кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белдерүендә. Һөҗүмнәрне Европа Шурасы һәм АКШ кискен тәнкыйтьләде.

Сүрия оппозициясе һөҗүмнәр Русия яки хөкүмәт көчләре очкычларыннан ясалган, дип саный. Сүриянең Мәскәүдәге илчесе Риад Хаддад һөҗүм өчен АКШ һәм аның беректәшләре җаваплы, дип белдерде.

Кремль Сүриядәге хәрби чаралар турында рәсми Дәмәшк хәбәрләренә генә ышанырга куша һәм Сүриядә җинаять кылуын кире кагып килә.

XS
SM
MD
LG