Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия шәһәрләрендә бомбалар шартлап кимендә 55 кеше һәлак булды


Якшәмбе Сүриянең Һомс шәһәрендә һәм башкала Димәшк янындагы Сәида Зәйнабта шартлаулар булды.

Сүрия башкаласы Димәшк шәһәре янындагы Сәидә Зәйнабта берничә шартлау булды. Кимендә 30 кеше һәлак булган. Бу хакта Сүрия телевидениесенә сылтама белән Reuters хәбәр итә. Бомбаларны шигыйлар мәчете тирәсендә шартлатканнар.

Сүриянең Һомс шәһәрендә ике бомба шартлап 50ләп кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Бу хакта Британиягә урнашкан Сүриянең хокук яклау үзәге хәбәр итә. Һәлак булучыларның күпчелеге тыныч халык дип белдерелә. Һомс губернаторы Сүрия телевидениесендә чыгыш ясап 25 кешенең һәлак булуын әйтте.

Хөкүмәттән тыш телеканал хәбәр итүенчә, бу шартлаулар шәһәрнең Әз-Зәһра бистәсендә булган. Нәкъ бу бистәдә күпләгән һөҗүмнәр нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булган иде. Гыйнвар аенда ике интихарчы бомба шартлатып 20дән артык кеше һәлак булды. Һөҗүмне "Ислам дәүләте" төркемнәре җиһадчылары үз өстенә алды. Бу төркемнәр күп илләрдә тыелган.

XS
SM
MD
LG