Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге кризиска карамастан, Украинаны реформаларны дәвам итәргә чакыра


Майя Коцьянчич
Майя Коцьянчич

Украинаның Европа Берлеге белән ассоциация килешүендә билгеләнгән реформаларны уздыру аеруча да мөһим.

Сәяси кризис башлану сәбәпле, Украина билгесезлектә калды, әмма Киевка реформалар уздырырга кирәк. Европа Берлегенең тышкы сәясәт югары вәкиле Федерики Могерининың сүзчесе Майя Коцьянчич белдерүенчә, Украинаның Европа берлеге белән ассоциация килешүендә әйтелгәнчә, беренче чиратта коррупцияне бетерү һәм хакимиятләрнең хисапларын халык алдында үтәкүренмәле итү өлкәсендә реформалар уздыру мөһим.

Украинага ике көнлек сәфәрен башлаган Германия һәм Франция тышкы эшләр министрлары - Франк-Вальтер Штайнмайер белән Жан-Марк Эро Киевның реформалар үткәрү өлкәсендәге эш барышын уңай бәяләде.

Frankfurter Allgemeine Zeitung газетасындагы уртак мәкаләдә әлеге үзгәрешләрнең Украина өчен мөһим булуы һәм анда барлык сәяси һәм икътисади көчләрнең моңа катнашу кирәклеге әйтелә. Министрлар шулай ук Донбасска бәйле Мински килешүләрен тормышка ашыру әһәмиятен дә билгеләп узды.

XS
SM
MD
LG