Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатлары Немцовны бер минутлык тынлык белән искә алудан кабат баш тарткан


Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

Депутат Дмитрий Гудков узган елны да Немцовны бер минутлык тынлык белән искә алуны тәкъдим иткән иде, әмма ул яклау тапмады.

Русия Дәүләт думасы депутатлары узган елның 27 февралендә атып үтерелгән Борис Немцовны бер минутлык тынлык белән искә алудан баш тарктан. Бу хакта Твиттерда депутат Дмитрий Гудков яза. Ул узган елны инде мондый тәкъдим белән чыгуын, әмма Дәүләт думасының аны якламавын искә ала. Шул ук вакытта күп кенә депутатлар соңрак бу тәкъдимне хупламауларын хата дип атаган. Гудков быел әлеге хатаны төзәтү мөмкинлеген әйтә.

"Бу сәясәт түгел, ә әхлак мәсьәләсе. Немцов Дәүләт думасында эшләгән, фракция җитәкчесе булган, беренче вице-премьер вазифасын башкарган, губернатор итеп хезмәт иткән", дип китерә Гудков сүзләрен "Интерфакс".

Җавап буларак ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский «әгәр ил президенты матәм игълан итсә генә» басып искә алу дөрес булачак дигән. Шулай ук ул әлеге карарларны Дума шурасы чыгаруын әйтте. Аның белән Дума рәисе Сергей Нарышкин да килеште.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG