Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савченко сусыз ачлыкны туктатудан баш тарта


Украина хәрбие Надежда Савченко
Украина хәрбие Надежда Савченко

Җомга Савченконың адвокатлары һәм Украина консуллары ул ябылган СИЗОда булды.

Адвокатлар Украина хәрбие Надежда Савченкодан сусыз ачлыкны туктатуын сораган, әмма ул баш тарткан. Савченко Русиядә ВГТРКның ике журналистын үтерүдә гаепләнә. 4 мартта Савченко адвокатлары һәм Украина консуллары Новочеркасскидагы 3нче СИЗОда булды.

Савченко пәнҗешәмбе мәхкәмә утырышы бетүгә үк ризыксыз һәм сусыз ачлык игълан итүен белдерде. Бу мәхкәмә вакытында хөкемдар Леонид Степаненко Савченкога соңгы сүзне әйтергә мөмкинлек бирмәде, тыңлауларның 9 мартка күчерелгәнлеген белдерде. Ачлык игълан иткән Савченко кичекмичә Украинага кайтаруларын таләп итә.

Очучы соңгы сүзен 9 марттагы мәхкәмәдә әйтергә җыена. Әмма аның адвокаты биш көн ризыксыз һәм сусыз торганга Савченко мәхкәмәдә катнаша алмаска мөмкин, дип белдерә. Адвокат сүзләренчә, Савченконың соңгы сүзеннән башка мәхкәмә утырышы төгәлләнә алмый.

Украина хәрбие 2014 елның җәендә Луһански өлкәсендә тоткарланды. Савченко бөтен гаепләүләрне кире кага. Үзен сепаратистлар тоткарлавын, аннан соң Русиягә җибәрүләрен әйтә.

XS
SM
MD
LG