Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре узачак


Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015 ел.
Гагауз башканы Ирина Влах һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 6 март 2015 ел.

15-17 мартта Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак. Төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузларның әдәбият күргәзме оештырылачак, концертлары булачак.

Төп чаралар 16 мартта үткәрелер дип көтелә. Иртән Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан һәм Гагаузия язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылары, китапханәчеләре очрашачак. Шунда ук гагауз әдәбияты күргәзмәсе оештырыла. Татарстан Милли китапханәсенә гагауз язучылары әсәрләре басылган китаплар бүләк итеп бирелә, “Гагауз әдәбияты почмагы” ачыла.

Кичен Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында Гагаузия сәнгать осталары катнашында концерт тәкъдим ителә. Тамашачылар каршында “Дюз ава” Гагаузия халык җыр һәм бию ансамбле, “Чаир” вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел көзендә Гагауз җитәкчесе Ирина Влах җитәкчелегендәге төркем рәсми сәфәр белән Татарстанга килгән иде. Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешү имзалаган иде.

Молдованың автоном төбәге булган Гагаузда 162 меңнән артык кеше яши. Аның күпчелеге төрки телдә сөйләшүче, православ динле гагаузлар.

XS
SM
MD
LG