Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачай-балкар телендә яңа аудиокитаплар чыгарырга җыеналар


Карачай-балкар телендә инде чыккан аудиокитаплар
Карачай-балкар телендә инде чыккан аудиокитаплар

"Эльбрусоид" дип аталган карачай-балкар телен үстерү фонды Кавказ әдипләренең аудиокитапларын чыгарырга җыена. "Аудиокитаплар" дип аталган бу проект милли телне һәм әдәбиятны үстерүгә юнәлгән.

Карачай-балкар телләрендә аудиокитапларны чыгару эшенә фонд барлык теләгән милли оешмаларны кушылырга чакыра. Беренчедән, алар яздырасы китаплар исемлеген барлый, аңа барлык теләүчеләр үз тәкъдимнәрен кертә ала.

Икенчедән, карачай-балкар милли оешмалары китаплар аудиоларын яздыру процессына кушыла алалар. Моның өчен аларга "Эльбрусоид" фонды студия һәм тавыш режиссерын бирәчәк.

"Телне югалту - һәр халык өчен зур сынау. "Эльбрусоид" инде 13 ел дәвамында телләрне саклау һәм үстерү белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә без шактый зур тәҗрибә тупладык, аны теләүчеләр белән уртаклаша алабыз", диде фонд президенты Алий Тоторкулов.

"Эльбрусоид" фонды 2003 елда ачылган. Аның максаты - милли җанлы карачай-балкар яшьләрен тәрбияләү, аларга терәк булу. Фонд инде китаплар яздыру, үз телләренә фильм-мультфильмнар дубляжын ясау, халык әкиятләре белән смартфон кушымталарын чыгару кебек проектлар башкарган.

XS
SM
MD
LG