Accessibility links

Пан Ги Мун: Европада 480 мең Сүрия качагы башка илләргә күчерүгә мохтаҗ


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун
БМО генераль секретаре Пан Ги Мун

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Сүриядәге вазгыятьне җайга салуда БМО вәкиленә сөйләшүләрне алга җибәрү өчен халыкара җәмәгатьчелекнең уртак ярдәме кирәк, дип белдерде.

БМОның качаклар идарәсе Европадагы 480 мең Сурия качагын башка илләргә күчерергә кирәк дип саный. Бу сан сыену урыны эзләүчеләрнең 10%ын тәшкил итә. Бу хакта БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Женевада үтүче Сүрия качакларына багышланган киңәшмәдә белдерде.

"Хәзерге вакытка дәүләтләр 178 мең урын тәкъдим итте. Мин бу тәкъдимне зурайтырга чакырам һәм бу гамәлгә башка илләр дә кушылыр дип өметләнәм. 480 мең кеше миллионарны кабул иткән Төркия, Лүбнән (Ливан), Үрдүн (Иордания) белән чагыштырганда артык күп түгел", диде генераль секретарь.

Пан Ги Мун Сүрия низагын сәяси яктан гына хәл итеп булачак, дип белдерде. "Бу низагны хәрби көч кулланып хәл итеп булмый, яңа Сүрия булдыруда сәяси үзгәрешләргә китерәчәк сөйләшүләргә дә башка алмаш юк", диде ул һәм БМОның Сүриядәге вазгыятьне җайга салуда вәкиле Стаффан де Мистурага бөтен яклап ярдәм кирәклеген белдерде.

"Ул сөйләшүләрне алга этәрү өчен кулыннан килгәннең барсын да эшли, нәтиҗәгә ирешү өчен халыкара җәмәгатьчелекнең уртак ярдәме кирәк", диде Пан Ги Мун.

XS
SM
MD
LG