Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә йомгак ясала


Клара Булатова
Клара Булатова

31 мартта Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды оештырган I Русиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең соңгы уены үткәрелә. Сентябрьдән бирле узган 7 уенда җиңүчеләр апрель аенда финалда катнашачак.

Мартның соңгы көнендә уза торган онлайн-викторина шагыйрә Клара Булатовага багышланган. Уенда һәр теләгән кеше теркәлеп катнаша ала, дип хәбәр итте Азатлыкка уенны оештырган belem.ru порталы җитәкчесе Раил Гатауллин. Сораулар Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган.

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе сентябрьдән бирле уздырыла. Һәр айны үткәрелгән онлайн-викториналар төрле татар әдипләренә багышланган. Нәтиҗәдә, 7 уенда җиңгән 7 финалист 22 апрель көнне Кушлавыч авылында үтәчәк бәйгедә язучылар һәм галимнәр алдында белемнәрен сынаячаклар.

I Русиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырыла. Ул belem.ru порталы платформасында уза. Бәйгенең максатлары арасында татар классикларының тормыш юлына һәм иҗатына кызыксыну уяту, интернет китапханәләр ярдәмендә алар белән таныштыруны оештыру, әсәрләрне киң катлау халыкка таныту тора.

XS
SM
MD
LG