Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: Русияләрнең күпчелеге Сүриядән гаскәр чыгаруны хуплый


Русиянең Су-25 хәрби очкычы Сүриядә
Русиянең Су-25 хәрби очкычы Сүриядә

Сүрия операциясе Русиягә 33 млрд сумга төште. Левада үзәге сораштыруында катнашканнар арасында Сүрия кампаниясе ил эчендәге проблемнардан халык игътибарын читкә җибәрү өчен эшләнде, диючеләр дә бар.

Русияләрнең күпчелеге, Сүрия кампаниясе башланган вакыт белән чагыштырганда, хәзер бу илдән гаскәр чыгаруны хуплый. Левада үзәге мәгълүматларына күрә, сораштыруда катнашканнарның 81 проценты хәрбиләрне һәм хәрби техниканы илгә кире кайтарырга кирәк дип белдергән. 2015 елның көзендә өчтән ике русияле Сүрия кампаниясен хуплаган булган.

69 процент кеше Русия үз максатларына иреште дип белдергән. Русия президенты Владимир Путин Сүриягә гаскәр кертү сәбәбе итеп мөмкин террор һөҗүмнәрдән Русияне саклау, Сүриядә "кануни хакимиятне тотрыкландыру һәм сәяси компромиска шартлар тудыру"ны әйткән иде.

Әмма сораштыруда катнашканнарның дүрттән бере рәсми белдерүгә ышанмауларын, гаскәр кертүнең сәбәпләре башка булуны әйтә. Берәүләр: Русия изоляциядән чыгу өчен коалицияне таркатырга теләде, икенчеләр: Русия хакимиятләре Бәшәр Асад режимына оппозициягә каршы көрәштә булышты, ди. Сигез процент бу хәрби кампания ил эчендәге проблемнардан халык игътибарын читкә җибәрү өчен эшләнде, дип белдерә.

Левада үзәгенең моңа кадәр булган сораштыруында 26 процент русияле саклануга чыгымнар артуны икътисад кризисы белән бәйләде.

Сүрия операциясе Русиягә 33 млрд сумга төште. Рәсми мәгълүматларга күрә, биш хәрби һәлак булды. 14 март Путин Сүриядән гаскәр чыгара башлауны белдерде.

XS
SM
MD
LG