Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан гыйбадәтханәсендәге янгында 100дән артык кеше һәлак булды


Керала штатында һиндус гыйбадәтханәсе яна
Керала штатында һиндус гыйбадәтханәсе яна

Һиндстанның көньяк-көнбатышындагы Керала штатында индусларның бер гыйбадәтханәсендә янгын нәтиҗәсендә йөздән артык кеше һәлак булды, 300ләп кеше җәрәхәтләнде.

Җирле полиция белдерүенчә, янгын индусларның бәйрәмендә ут тамашасы оештыру өчен алынган пиротехникадан башланган. Гыйбадәтханә янып беткән.

Яраланганнарның күбесе үлем хәлендә. Аларны штат башкаласы Тривандрамдагы медицина көллиятенә китерәләр.

Һинд медиасы белдерүенчә, хакимиятләр иминлеккә куркыныч тудырмау өчен һәм якында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә колак салып гыйбадәтханә янында утлы тамаша уздырырга рөхсәт бирмәгән.

Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты һәм һәлакәт урынына килде. Һиндстанда төрле бәйрәмнәрдә ут тамашаларын еш оештыралар һәм ул еш кына төрле казаларга да китерә.

XS
SM
MD
LG