Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: "Казан хакимияте метрога урысча гына исем биреп Конституцияне санга сукмады"


Казан башкарма комитетының метро станциясен урысча "Дубравная" гына дип атауга Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәр хакимиятенә ризасызлык хаты юлларга җыенуын белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе Разил Вәлиев Казан шәһәрендәге урамнарга, җәмәгать транспорты тукталышларына атама биргәндә иң башта халык фикере өйрәнелергә тиеш дип белдерә. Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин имзалаган карар белән башкаладагы яңа метро тукталышын бары тик урысча гына "Дубравная" дип атауны Вәлиев халык фикерен санга сукмауның беренче очрагы булмауны әйтә.

"Бу метро тукталышы халык йөри торган урын булачак. Исем биргәндә халык фикерен өйрәнмәделәр һәм исәпкә алмадылар. Исем бирелгәнче барыбер халык фикерен өйрәнү кирәк. Урынлы-урынсыз бәхәсләр безнең республикабызны да, халкыбызны да, шәһәребезне дә бизәми. Назарбаев урамына карата нинди бәхәс чыкканын хәтерли торгансыздыр. Халык фикерен өйрәнеп бу мәсьәләләрне җиңел генә хәл итеп була", ди Вәлиев.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Разил әфәнде метро тукталышы нигә урысча гына аталды, "Татарстан Конституциясе һәм республиканың телләр турындагы канунына таянып бу мәсьләне яңадан каравыгызны сорыйм" дигән хатны Казан башкарма комитетына җибәрәчәген белдерде.

"Әле моңа үзгәреш кертеп була, атама ул Коръән дә, Библия дә түгел. Ни өчен метрога татарча да ("Имәнлек") һәм урысча ("Дубравная") да исем кушмаска? Татарстанда татар һәм урыс телләренең тигез хокуклы дәүләт телләре булуы канун һәм Конституция белән ныгытылган. Бу очракны Конституцияне һәм телләр турындагы канунны санга сукмау дип саныйм һәм һичшиксез бу хатаны төзәтергә кирәк дип исәплим", ди Вәлиев. Аның фикеренчә, Казан шәһәрендәге атамалар гына түгел, ә авыл исемнәре, географик атамалар бирелгәндә дә иң беренче чиратта халык фикере исәптә булырга тиеш.

"Имәнлек" урамында соңрак куелган тактага татарча да язуны кирәк санамаганнар
"Имәнлек" урамында соңрак куелган тактага татарча да язуны кирәк санамаганнар

17 март Казан башкарма комитетының Татарстанда телләр турындагы кануннарны башкалада тормышка ашыру өчен зур комиссия төзүе билгеле булды. 40 кешелек бу комиссиягә башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин рәислек итә, район башлыклары, бөтен комитетларның, идарәләрнең рәисләре, татар конгрессы, КФУ һәм башка оешмаларның вәкилләре дә керә. Мантыйк күзлегеннән караганда, Казанның яңа метросының исеме әлеге комиссия тарафыннан да тикшерелергә тиеш иде, әмма бу хакта мәгълүмат булмады. Метроны "Дубравная" гына итү 29 мартта билгеле булды.

Казан җитәкчелеге ябык оешма кебек. Мэриянең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге бар. Азатлык, өч тапкыр элемтәгә керүгә карамастан, әлеге бүлек җитәкчесе Илнур Шакировтан метрога ник урысча гына исем бирелү турында аңлатма ала алмады. "Үзебез шалтыратырбыз", диделәр һәм шуның белән бу мәсьәләне оныттылар.

XS
SM
MD
LG