Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Сабан туеның көне үзгәртелү сәбәбе билгеле булды


Сабантуй күренеше
Сабантуй күренеше

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан депутаты Ринат Закиров быел Казандагы Сабан туеның ни сәбәпле май аена күчерелүен аңлатты.

"Белүемчә, май азагында Казанга Русиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлеге вәкилләре җыелачак. Аларга татарларның милли бәйрәмен күрсәтү өчен Сабан туе күчерелде. Башка сәбәпләр юк дип беләм", диде ул атнакич Дәүләт шурасында үткән матбугат очрашуында.

Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру турындагы карарга үзгәрешләр керткән иде. Башта Сабантуйны 2016 елның 9 июлендә уздыру планлаштырылса, яңа фәрман нигезендә ул 28 майга күчерелде.

XS
SM
MD
LG