Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростовта курчак театры бинасын чиркәүгә бирүгә каршы урам җыены узды


Ростовта урам җыены, 2016 елның 16 апреле
Ростовта урам җыены, 2016 елның 16 апреле

Ростов епархиясе Владимир Былков исемендәге курчак театры бинасы үзенеке дип белдерде. Театр Совет чорында җимерелгән чиркәү нигезендә салынган.

Ростов шәһәрендә 16 апрель курчак театры бинасын православ епархиясенә тапшыруга каршы урам җыены узды. Русия православ чиркәве театр бинасына үз хокуклары булуы турында белдерде. Театр Совет чорында җимерелгән чиркәү нигезендә салынган булган.

Урам җыенына рөхсәтне икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына алып булды, дип сөйләде Азатлыкның рус редакциясенә оештыручыларның берсе Анастасия Шевченко.

"Моңа кадәр пикетка чыгу турында рөхсәт сораган идек, аны кире кактылар. Бу юлы без Горький паркы, Пушкинская урамындагы Дон дәүләт китапханәсе йәки Театр мәйданында җыелырга сорадык. Безгә бу урыннарда җыелырга рөхсәт итмәделәр, имеш, ул вакытта анда башка чаралар үтәчәк. "Компромисс" итеп Төзүчеләр паркын тәкъдим иттеләр, анда сәяси золым корбаннарына һәйкәл урнашкан. Без риза булдык, халыкка барыбер җыелырга кирәк иде", диде оештыручы.

Активистларга "Солидарность" хәрәкәте, "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләре вәкилләре кушылып җыелучыларга теләктәшлек белдерде.

XS
SM
MD
LG