Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Удмурт күңеле" китабы татарча басылып чыкты


Удмурт язучысы Вячеслав Ар-Сергиның "Удмурт күңеле" китабы Казанда татарча басылып чыкты.

Татарстанның "Мәгариф-Вакыт" нәшриятында бер мең данә тираж белән бу көннәрдә удмурт язучысы Вячеслав Ар-Сергиның "Удмурт күңеле" исемле шигырьләр, хикаяләр һәм публицистик язмалар җыентыгы дөнья күрде. Удмуртчадан әсәрләрне Роберт Миңнуллин, Мөдәрис Әгъләмов, Ленар Шәех, Ибраһим Биектаулы тәрҗемә итәргә булышкан. Җыентыкның мөхаррире - Роберт Миңнуллин.

Китапта шулай ук Равил Рахмани (Казан), Ләйсән Кәшфи (Уфа) кебек танылган әдәбият тәнкыйтьчеләренең Вячеслав Ар-Серги иҗатын тикшереп бәя биргән мәкаләләре урын алган. Кереш сүзне Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, журналист Ирек Шәрипов язган.

"Удмурт күңеле" Ар-Сергиның Казанда татар телендә чыккан беренче китабы түгел. 2013 елда аның "Ах, канатлар булса..." дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыккан иде.

XS
SM
MD
LG