Accessibility links

"Яңарыш" утырышында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге ана чиркәве проектлары тәкъдим ителде


Миңнеханов Болгар ислам академиясе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешенә акча җыела башлавын әйтте.

Бүген Казан кирмәнендә “Яңарыш” республика вакыфы химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге ана иконасы чиркәве проектлары тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче булып чыгышында Болгар ислам академиясенең урынлы төзелүен, Болгарның электән Русиядә ислам тарату нигезе булуын сөйли. Ун минутка якын барган чыгышы бары урыс телендә яңгырады.

Мөфтинең чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов түзми: “Камил хәзрәт, бераз татарча да сөйләсәгез була иде инде”, дип шелтә белдерде. Ул шулай ук Болгар ислам академиясенең мөһимлеге хакында да үз фикерен җиткерде.

"Мондый мәктәп булу безнең ил өчен бик мөһим. Ил җитәкчелеге дә моны аңлый һәм ярдәм итә. Безнең динебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, телебезгәсакчыл карарга кирәк", диде президент.

Болгар ислам академиясенә нигез ташын салу 21 майга билгеләнгән.

Татарстан митрополиты Феофан Казанда Изге ана иконасы чиркәвен торгызу турында сүз алып бара. Соборга нигез ташын 21 июльдә салачаклар. Феофан әлеге чарага Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның да киләчәген әйтте.

Миңнеханов ике проектны тормышка ашыруда федераллар да, республика да, бизнес вәкилләре дә, халык та ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. Ул инде акча җыю эшенең башлануын да әйтте. Хәйрия акчаларын җыю белән Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды шөгыльләнәчәк.

XS
SM
MD
LG