Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җырчысы Җамала Евровидение финалына чыкты


Стокһольм, 2016 елның 12 мае
Стокһольм, 2016 елның 12 мае

Евровидение сәхнәсендә беренче тапкыр татарча җыр яңгырады. Европа җыр бәйгесенең ярымфиналына чыккан кырымтатар җырчысы Җамала финалда җиңүгә өмет итә.

Швеция башкаласы Стокһольмда 12 май Евровидение ярымфиналында катнашкан Җамала финалга чыкты. Украина вәкиле буларак катнашкан Җамала кырымтатарлар сөргененә багышланган кырымтатар һәм инглиз телендә "1944" җырын башкарды.

Русия Дәүләт думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Вадим Деньгин һәм кайбер мәгълүмат чараларының "Җамала җырының сәяси төсмере сәбәпле" аның бәйгегә кертелмәвенә өмет белдерсә дә, Европа тапшырулар берлеге Җамаланың "1944" җырына дәгъвалары булмавын хәбәр итте.

Евровидение тарихында бәйгедә ике татар җырчысының (Алсу - 2000 елда Евровидениедә инглиз телендә “Solo” җырын башкарып икенче урынны алды һәм Динә Гарипова - 2013 елда "What if" җырын башкарып, бишенче урын алды) катнашканы бар, әмма татар телендә җыр беренче тапкыр яңгырады. Җамала 14 май үтәчәк финалда җиңүгә өмет итә.

XS
SM
MD
LG