Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда кырымтатар депортациясен искә алу чаралары башланды


АКШ, Төркия, Романия һәм Украинада кырымтатар депортациясенең 72 еллыгы искә алына.

Вашингтонда "Тагын бер фаҗиганы булдырмау: кырымтатарларның хәле" дигән темага очрашу узды. Анда Украинаның АКШтагы илчесе Валерий Чалый, Украина мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Әминә Җәппар катнашты.

Украинаның АКШтагы илчелеге кырымтатарларның 1944 елдагы депортациясен искә алуга багышланган чарасы белән Кырымда кеше хокуклары торышына халыкара җәмәгатьчелек игътибарын арттырырга тырышты, дип язылган илчелек белдерүендә.

Очрашуга килгән белгечләр, журналистлар Украина мәгълүмат сәясәте министрлыгы ясаган "Кырым. Каршы тору" исемле документаль фильм карады. Әминә Җәппар килүчеләргә Кырымда соңгы тентүләр һәм кулга алулар, ике ел дәвамында булган эзәрлекләүләр һәм басым турында сөйләде. Министр урынбасары дөнья җәмәгатьчелеген "Европа үзәгендә милли нигездә тагын бер геноцидка китерә алган хәлләргә күз йоммаска" чакырды.

Әминә Җәппар
Әминә Җәппар

Украина илчесе Евровидение бәйгесендә Җамаланың беренче урынны алуы дөнья игътибарын Кырым һәм Украинага юнәлтте, диде.

18 май кырымтатар халкы 1944 елгы депортация көнен искә ала. Сталин фәрманы белән ул көнне 180 меңләп кеше Кырымнан хайван вагоннарына төяләеп Үзәк Азиягә җибәрелгән. Юлда һәм сөргеннең беренче елларында милләтнең яртысына якыны үлгән. Ел саен Кырымда бу көнне матәм чаралары, йөрешләр үтә иде. 2014 елның мартында Русия аннексиясеннән бирле Акмәчеттә матәм җыеннары уздыру тыелды. Иң күп кеше катнашында искә алу чаралары Украина, Төркия һәм Романиядә үтә.

Якшәмбе көнне яшьләр Кырымда сөргеннең 72 еллыгына багышлап Чатырдаг тавына менделәр. Матәм чарасында өч меңнән артык кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG