Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хакимиятләре Мәҗлес вәкилләрен матәм чараларына катнаштырмый


2015 ел, Одесса
2015 ел, Одесса

Кырымда Мәскәү билгеләгән хакимият Мәҗлес вәкилләренә депортация көнен искә алу чараларын уздырырга рөхсәт бирми. Илми Умеров "Русия кануннарын бозмаска" дигән кисәтү алды.

Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләл Кырым буйлап райондагы мәҗлесләрне матәм чараларына катнаштырмыйлар, дип белдерде. Мәҗлес җитәкчелеге татарларны 18 май көндезге 12 тулганда истәлек ташлары янына җыелып мәрхүмнәрнең рухына дога кылырга чакырды.

16 май Кырым башлыгы Сергей Аксеновның "матәм чараларында чикләүләр булмаячак, бары тик иминлек сәбәпле аның форматын хакимиятләр билгелиячәк" дип белдерүенә карамастан, полиция вәкилләре Бакчасарай мәҗлесенең элекке рәисе Илми Умеровка бүген "Русия кануннарын бозмаска" дигән кисәтү китергән. Моны ул үзенең Фейсбук сәхифәсенә язды.

"Иртәгә, 18 май без Бакчасарай вокзалында истәлек тактасы янына җыелып чәчәкләр куячакбыз, аннары 12.45тә өйлә намазында депортациядә һәлак булганнарның рухына дога кылачакбыз. Болар турында администрациягә мөрәҗәгать итмәдек, болар урам җыены түгел, аларны мин оештырмыйм", дигән Умеров.

26 апрель Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремистик оешма дип таныды, Кырымда һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю карарын чыгарды.

Киевта һәм Украинаның кайбер башка шәһәрләрендә депортацияне урам җыеннары, мәктәпләрдә дәресләрдә искә алачаклар.

Бүген Бакчасарайда Хан сарае мәйданында рәссам Рөстәм Әминовның "Депортация" шәлкеме күргәзмәсе ачыла. Шунда ук урнашкан Кырым тарихы музей-тыюлыгында Татарстан рәссамнар берлегенең кырымтатар депортациясенә багышланган күргәзмәсе оештырыла.

XS
SM
MD
LG