Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадинның хатыны өен активист Михаил Барботкин талаган дигәнгә ышанмый


Михаил Барботкинның паркны саклау чарасы
Михаил Барботкинның паркны саклау чарасы

Илдар Дадинның хатыны Анастасия Зотова өен талап чыкканнар. Полиция аның дусты Михаил Барботкинны кулга алган. Моны ул махсус оештырылган дип саный.

Мәскәүдә төрмәдә утыручы оппозиция вәкиле Илдар Дадинның хатыны Анастасия Зотованың өен талап чыгуда шикләнелеп активист Михаил Барботкин кулга алынды. Барботкинны өйгә кергәндә камералар төшереп алган, диелде. Зотова Барботкинга охшаган кешенең өйгә кереп тиз генә чыгуын видеодан үзе дә караганын, әмма аның өстендәге киеме башка булганын әйтте.

Барботкин - Мәскәүдәге "Дружба" һәм "Дубки" паркларын саклаучы активистларның берсе. Зотова аның шул эшчәнлеге сәбәпле кулга алынуын фаразлый.

24 май Зотованы көндез талап чыкканнар, үзе ул өйдә булмаган. Кемдер берничә дистә мең сум акчасын, чит ил паспортын, документларын урлаган һәм көзгедә иннек белән "Мразь" дигән язу калдырган. Зотова фатир хуҗасы, полиция һәм якын дусты Барботкинга шалтыраткан.

Дадин - урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше. Гаепләү аның шигар тотып үзе генә басып торуына карамастан белдерелде. Үзе ул гаебен танымады, төрмәгә "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашыруы" өчен утыртылганын белдерде. Дадин бертуган Навальныйлар һәм "Сазлык мәйданы эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Ул өч елга колониягә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG