Мулланы табу һәм аны чакыру өчен iMulla.ru дигән махсус интернет-хезмәт эшли башлады. Бу интернет-хезмәт аеруча үз шәһәрләрендә мәчет булмаган мөселманнарга файдалы булыр, дип көтелә.
Проектны тормышка ашыручы – элек imedrese.ru белем бирү порталы ясаган, хәзер аның җитәкчесе, танылган дин эшлеклесе Ринат Әләүтдинов. Проектка шулай ук “Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы” һәм Мәскәүдәге “Ислам үзәге” оешмалары ярдәм күрсәткән.
"Мондый фикерне мин күп еллар йөрттем. Шундый сайт күп кенә имамнарга файдалы булыр иде. Мәчет тә, ислам үзәкләре дә булмаган төбәкләр әлегә җитәрлек, аларда да мөселманнар яши һәм динебез таләп иткән йолаларны алар да үтәргә тели. Интернет куллана белгән һәркемгә бу сервистан файдалану авырлык тудырмый”, ди Әләүтдинов.
Хәзер сайт базасында Мәскәү, Нижгар, Татарстан, Чита, Чиләбе һәм башка төбәкләрдән танылган имамнар теркәлгән. Чакыру онлайн форма тутыру аша эшләнә. Үзләре тутыра алмаган кешеләр чакыруны телефон аша оператор ярдәме белән төзи алалар.
Киләчәктә бу интернет хезмәтне аndroid һәм аpple өчен мобиль кушымта буларак та чыгарырга уйлыйлар. Аның өчен сервисны уйлап чыгаручылар иганәчеләр эзли.