Accessibility links

Кулга алынган Владивосток мэрын үз шәһәрендә "Бердәм Русия"дән чыгара алмаганнар


Владивосток мэры 1 май урам җыенында
Владивосток мэры 1 май урам җыенында

Коррупциядә гаепләнгән Владивосток башлыгын үз шәһәрендә "Бердәм Русия"дән чыгару өчен җитәрлек тавыш җыелмаган. 1 июнь аның әгъзалыгы Мәскәүдән туктатылды.

"Бердәм Русия"нең Спасски-Дальний шәһәр бүлекчәсе утырышында Владивосток мэры Игорь Пушкарёвны партиядән чыгару өчен җитәрлек кеше тавыш бирмәде. Ялган юл белән акча эшләү һәм коррупциядә гаепләнеп кулга алынган Владивосток мэры шәһәр бюджетына миллионлаган сумлык зыян салуда шикләнелә. Пушкарёв Мәскәүгә китерелде, Басман районы мәхкәмәсе аны кулга алу карарын чыгарды.

1 июнь фирка шурасы секретаре Сергей Неверов "Эхо Москвы" радиосына Пушкарев партиядән чыгарылды, дип белдерде. "Бердәм Русия" низамнамәсе нигезендә тикшерү барышында кеше фиркадән вакытлыча чыгарылырга тиеш.

Владивостокта ФСБ тарафыннан кулга алынып Мәскәүгә китерелгән Пушкарев кичә сак астына алынды. Тикшерүчеләр аны 2009-2014 елларда төзелеш материалларына бәяне арттырып алганын, туганнары эшләгән ширкәт җитәкчесенә ришвәт биреп аның малын алуыннан шикләнә.

XS
SM
MD
LG