Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума рөхсәтсез җыеннар турында мәгълүмат тараткан сайтларны мәхкәмәсез ябу мәсьәләсен тикшерә


Җыеннар турында мәгълүмат тараткан сәхифәләрне төбәк прокурорлары да тыя алачак. Моңарчы андыйларны баш прокурор Чайка гына яба ала иде.

Төбәк прокурорларына рәсми рөхсәтсез үтәсе урам җыеннары турында язган интернет сәхифәләрен мәхкәмә карарын көтмичә тыярга мөмкинлек биргән үзгәрешләр әзерләнде. Бу хакта бүген Дәүләт думасындагы чыгышында баш прокурор Юрий Чайка белдерде. Аның сүзләренә караганда, канунга кертеләчәк әлеге үзгәреш "канун бозуга тиз реакция күрсәтер өчен" кирәк булачак.

Хәзерге тәртипкә караганда, интернет сәхифәсен мәхкәмә карарын көтмичә Чайка үзе яки аның урынбасарлары гына тыя ала. Сайтны алар экстремизмга яки тәртипсезлекләргә чакырган мәгълүмат өчен генә яба ала. Әлеге канун 2013 елда кабул ителгән. Баш прокурор яңа үзгәрешләрнең дә Дума һәм Федерация шурасында кабул ителәчәгенә шикләнмәвен әйтте.

XS
SM
MD
LG