Accessibility links

Кырымтатар Байрагы көненең төп чаралары Киевта үтәчәк


Кырымтатар Байрагы көнендә чаралар Киевта, Львовта, Харьковта, Херсон өлкәсендә һәм Новоалексеевскида узачак.

Кырымтатар Байрагы көнендә Кырымтатар Милли Мәҗлесе һәм җәмәгать эшлеклеләре Киевта чаралар уздырачак. Мәҗлес әгъзасы Гайана Юксель байрак көне уңаеннан узган матбугат очрашуында белдерүенчә, шулай ук бу көнне Русия тарафыннан басып алынган Кырымда да чаралар уздыру планлаштырыла.

"Төп чаралар Киевта узачак. Шәһәрнең башкаласында үзәк урам буйлап кырымтатар байрагы белән йөреш узачак. Мондый зур байрак беренче тапкыр гына әзерләнми. Хәзер безгә бу эштә Анкарадагы кырымтатар диаспорасы ярдәм итә. Бу юлы байрак башка төрлерәк булачак, ягъни бер зур тасма берничә кырымтатар байрагын үз эченә алачак", диде ул.

Моннан тыш, 26 июнь көнне Киевта балаларның рәсем күргәзмәсе, машина йөреше һәм Фемий Мустафаев концерты көтелә. Барлык чаралар Европа мәйданында митинг белән тәмамланачак.

Генически районында шулай ук берничә чара узачак. Аерым алганда Новоалексеевскида "Ике байрак – бердәм ил" дигән акциядә активистлар украин һәм кырымтатар байраклары белән чыгачак.

Көн дәвамында районның кырымтатарлары халык иҗаты күргәзмәсе һәм балалар рәсеме бәйгесе узачак. Моннан тыш Новоалексеевски мәчетендә тантаналы ифтар көтелә. Бәйрәм чаралары "Байрак көне" дигән концерт белән төгәлләнәчәк.

Кырымда берничә яшьләр оешмасы тәкъдиме белән флешмоб, фотобәйге, интеллектуаль уен һәм тематик күргәзмә уздыру планлаштырыла.

"Узган елдагы кебек бу чараларны үткәртүгә чик куймаслар дип өметләнәсе килә", диде Юксель.

Кырым чараларын шулай ук мәчетләрнең берсендә ифтар белән төгәлләү күздә тотыла.

Кырымтатарлар Байрак көнен 26 июнь билгели. Бәйрәмне оештыру комитеты җыелу турында рәсмиләрдән рөхсәт сорамаячакларын белдергән иде.

Байрак көнен оештыру комитеты 2015 елда төзелде. Анда ел саен бәйрәм чараларын оештыруга катнашкан иҗтимагый оешмалар, яшьләр, волонтерлар керде. Узган ел яшьләр ачык һавада концерт һәм машина йөреше уздырырга ниятләгән иде. Комитетның Акмәчет шәһәр идарәсенә тапшырган берничә мөрәҗәгате кире кагылды.

XS
SM
MD
LG