Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Астахов җәйге ялдан соң эштән китәчәк


Павел Астахов
Павел Астахов

Интернетта балалар омбудсмены Павел Астаховны эшеннән җибәрүне таләп иткән петициягә имза җыю оештырылган иде.

Русиядә балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов җәйге ялдан соң эштән китәчәк. Бу хакта Кремльдәге ике чыганакка таянып РБК хәбәр итә.

Элегрәк Астахов якын көннәрдә эштән китәргә мөмкин дигән хәбәр таралды. Балалар омбудсмены идарәсендә бу мәгълүматны расламадылар.

РБК чыганаклары әйтүенчә, эштән китүнең сәбәбе Астахов эшеннән канәгатьсезлек һәм Кремльнең коорупциягә каршы идарәсендә Астаховка карата булган сораулар.

Астахов Русиядә кеше хокуклары вәкиле вазифасын 2009 елдан бирле башкарып килә. Күптән түгел Карелиядә бату вакытында исән калган балалар белән очрашканда, Астахов: "Ну ничек йөздегез?" дигән сорау биреп җәмәгатьчелекне шаккаттырды. Шуннан соң интернетта Астаховны эшеннән алу петициясенә имза җыю башланды. Аны 60 мең кеше имзалады.

XS
SM
MD
LG