Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Далласта полициягә ут ачуны хөкем итте


Далласта полиция рәхимсезлегенә каршы җыенда 5 полиция хезмәткәре атып үтерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Далласта полиция рәхимсезлегенә каршы җыенда 5 полиция хезмәткәре атып үтерелде

АКШ президенты Барак Обама Далласта полициягә һөҗүмдә биш кешенең һәлак булуын кискен тәнкыйтьләде һәм шәһәр халкына теләктәшлек белдерде.

АКШ президенты Барак Обама Далласта полиция гамәлләренә каршы узган тыныч урам җыены вакытында полициягә булган һөҗүмне кискен тәнкыйтьләде. Мәргәннең (снайпер) полициягә ут ачуы нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды. Яраланган җидесе арасында бер цивиль кеше бар. Президент Даллас шәһәр башлыгы һәм халкының кайгысын уртаклашты, ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

7 июль кичендә Далласта полициянең башбаштаклыгына каршы тыныч урам җыены узды. Тәртип сакларга китерелгән полициягә яшерен бер урыннан ут ачылды. Һөҗүмдә шикләнелгән өч кеше кулга алынды, берсе атып үтерелде.

Далласта халык 5 июль Луизианада һәм 7 июль Миннесотада ике кара тәнле американ тоткарланган вакытта атып үтерелгәннән соң урамнарга чыкты. Икесен дә полиция атып үтерде.

XS
SM
MD
LG