Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри Путин белән очрашты, бүген Лавров белән сөйләшүләр уздырачак


Керри очкычы Мәскәүнең Внуково һава аланына килде
Керри очкычы Мәскәүнең Внуково һава аланына килде

2015 елның маеннан бирле Керриның бу Русиягә дүртенче сәфәре.

Мәскәүдә АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри һәм Русия президенты Владимир Путинның очрашуы узды. Анда Сүрия, Украина һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турында сүз барды.

Очрашу алдыннан Керри президент Обама һәм үзенең дә хәзерге дәвердә АКШ һәм Русиянең дөньяга файда китерәчәк күп гамәлләр эшли ала дип санауларын әйтте.

Дәүләт секретаре әйтүенчә, монда сүз Сүрия яки Украина турында гына бармый, ә башка өлкәләрдә ирешелергә мөмкин уңышлар да истә тотыла.

Очрашуда Русия ягыннан президент ярдәмчесе Владислав Сурков, ә АКШ ягыннан Дәүләт секретаре ярдәмчесе Виктория Нуланда һәм АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт катнашты.

Керри җомга көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак. 2015 елның маеннан бирле Керриның бу Русиягә дүртенче сәфәре.

XS
SM
MD
LG