Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина прокуратурасы: Павел Шереметны үтерү алдан уйланылган


Павел Шеремет утырып барганда шартлатылган машина
Павел Шеремет утырып барганда шартлатылган машина

Украина президенты Петр Порошенко журналист Павел Шереметны үтерүчеләрне тиз арада табып җәзага тартырга боерды.

Украина Баш прокуроры Юрий Луценко журналист Павел Шереметны үтерү алдан уйланылган дип белдерде һәм бу җинаятьне ачу өчен барсын да эшләргә вәгъдә итте.

Украина президенты Петр Порошенко җинаятьне тиз тикшерергә һәм гаеплеләрне җәзага тартырга боерды.

Украина Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, журналист барган машинада шартлаткыч булган.

Шеремет эшләгән "Украинская правда" хәбәр итүенчә, журналист машинага утырып өеннән берничә дистә метрга кузгалып китүгә үк шартлау яңгыраган. Бу машина "Украинская правда" җитәкчесе Алена Притуланыкы булган.

Павел Шеремет – Беларуста, Русиядә һәм Украинада күренекле журналист. Аңа 44 яшь. Журналист эшчәнлеген ул Беларус телевидениесендә башлый. 1998-2008 елларда "Беренче канал"да эшли. Соңгы берничә ел ул Киевта яши. "Украинская правда"да эшли, "Вести"да тапшырулар алып бара.

Шеремет радиобызга Украина һәм Русиядәге сәяси вакыйгаларга аңлатмалар биргәндә Украина Майданын яклады, Русия хакимиятләренең гамәлләрен тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG