Accessibility links

Хәмитов Уфа һәм Казан Дөнья хоккей чемпионатын үткәрә ала дип белдерә


Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов
Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов

Хәмитов Башкортстан һәм Татарстанның мәдәни-тарихи якынлыгы чемпионат үткәрүгә нигез булып тора дип белдерә.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада федераль програм кысаларында спорт корылмалары төзеләчәген һәм Уфаның күрше шәһәре белән берлектә Дөнья хоккей чемпионатын да үткәрә алачакларын белдерә.

"Ике шәһәрнең бергәләп эре халыкара ярыш үткәрергә теләк белдерүе, мисал өчен, Дөнья хоккей чемпионаты – яхшы идея. Казан, Чиләбе, Екатеринбур, Самар – әлеге шәһәрләр Уфадан 400-500 чакрым ераклыкта, аларда ярышларны яхшы итеп үткәрү өчен кирәкле яшәеш челтәре дә булдырылган.

Казан белән ике арада 3-4 елдан яхшы юл булачак, 4-5 сәгать эчендә Татарстан башкаласына барып җитү мөмкинлеге туа. Төбәкләребезнең мәдәни һәм тарихи якынлыклары турында әйтеп тә торасы юк", диде Хәмитов ТАССка.

Башкортстан җитәкчесе сүзләренчә, ике каланың бергәләп зур спорт чарасын үткәрүе финанс ягыннан да җиңелрәк булачак. "Чыгымнар икегә бүленәчәк, ярыш карарга килгән җанататарлар саны артачак", ди Хәмитов. Ул күрше төбәк җитәкчеләре белән очрашкан вакытта әлеге тәкъдим белән чыгачагын да белдерә.

XS
SM
MD
LG