Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Голос" ассоциациясен юк итү карары чыгарды


"Голос" юристы Максим Крупский мәхкәмә карарының шикаять ителәчәген белдерә.

Мәскәүдәге мәхкәмә, Юстиция министрлыгы тәкъдиме белән, Русиядә сайлауларны күзәтүче коммерциясез "Голос" ассоциациясен юк итү карары чыгарды.

Юстиция министрлыгы шикаятендә "Голос"ның коммерциясез оешмалар канунын бозуы, сәяси эш белән шөгыльләнүе турында әйтелә.

Мәхкәмәгә кадәр "Голос"ны үз материалларында "чит ил агенты" булуын күрсәтми" дип өч тапкыр, гомумән алганда, миллионнан артык сумга штрафка тарттылар. Ассоциация өч тапкыр "чит ил агенты" исемлегеннән чыгу гаризасы бирде, әмма Юстиция министрлыгы гел кире кагып килде.

Оешманы юк итү эшләре ярты елга сузыла. "Голос" юристы Максим Крупский мәхкәмә карарының шикаять ителәчәген белдерә. Әгәр ассоциация бетерелсә, аның әгъзалары 2013 елда оешкан "Голос" сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәте эчендә эшчәнлек алып барачак.

Гадел сайлаулар өчен көрәшүче "Голос" мәҗбүри рәвештә "чит ил агенты" исемлегенә кертелгән Русиядә беренче оешма булды. Һельсинки комитеты тапшырган Сахаров бүләгенең бер өлешен Юстиция министрлыгы чит илдән финанслау дип саный. Оешма бу бүләктән баш тарткан иде.

XS
SM
MD
LG