Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәрдә Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты җыелды


Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитеты утырышы. Искешәһәр, 30 июль 2016
Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитеты утырышы. Искешәһәр, 30 июль 2016

30 июль Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитеты утырышы башланды.

Аның эшендә кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев катнаша. Кырымтатар конгрессы һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров авыру сәбәпле утырышта катнаша алмый.

"Утырыш барышында кырымтатар диаспорасы, җирле хакимият органнары әзерләгән чаралар узачак. Без алдан тәкъдим ителгән мәсьәләләрне көн тәртибенә керттек. Башкарма комитет эшендә Мәҗлес әгъзалары, кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев катнаша”, дип язды Рефат Чубаров. Утырыш 31 июльгә кадәр барачак.

Утырышта кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев катнаша
Утырышта кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев катнаша

Конгрессның башкарма комитеты утырышлары аннексияләнгән Кырымда үткәрү мөмкинлеге булмаганлыктан чиратлап кырымтатар диаспорасы яшәгән илләрдә үтә.

Мондый җыелышлар моңарчы Киевта, Гөстәнҗәдә (Романия), Чонгарда (Кырым-Украина чиге), Литва башкаласы Вильнюста узган иде. Бөтендөнья кырымтатар конгрессы Кырымның Русия кулына күчүен аннексия дип бәяли.

Белешмә. Бөтендөнья кырымтатар конгрессы - Кырымда һәм чит илләрдә (Төркия, Романия, Польша, АКШ, Канада, Европа һәм Үзәк Азия) яшәүче кырымтатарларны берләштерүче оешма. Аның беренче утырышы 2009 елның 9 маенда Акмәчеттә 13 илдән 420 делегат катнашында узды.

Икенче зур корылтай 2015 елның 1-2 августында 12 илдән 180дән артык кырымтатар оешмасы вәкилләре катнашында Анкарада җыелды. Анкарада бу оешманың кырымтатарларның халыкара сәхнәдә үзидарә органы булачагы турында карар кабул ителде. Рефат Чубаров Конгресс рәисе итеп сайланды, башкарма комитетка 21 кеше керде.

XS
SM
MD
LG