Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХОК башлыгы: Русияле атлетлар тагын Олимпиададан читләштерелергә мөмкин


Томас Бах
Томас Бах

Халыкара Олимпия комитеты Томас Бах сүзләренчә, өстәмә рәвештә допинг тикшерүе үткәрелә.

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русиянең тагын берничә атлетын Олимпиададан читләштерергә мөмкин. Бу хакта комитет башлыгы Томас Бах белдерә.

Русиядә допинг куллануны фаш иткән Макларен хисабыннан соң, Бах сүзләренчә, ХОК комиссиясе барлык атлетларны да җавапка тартырга тиеш булган.

"ХОК комиссиясе эшен төгәлләгәч русияле атлетларны тагын читләштерү булырга мөмкин. Аннан да кала, без өстәмә рәвештә допингка тикшерү үткәрәбез. Допингта тотылган һәр спортчы читләштереләчәк", ди Бах. Аның сүзләрен Sportbox.ru китерә.

24 июль Халыкара Олимпия комитеты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпида-2016да Русия атлетларына катнашу мөмкинлеге биреп аларга шартлар куйды.

Русияләр WADA таләпләренә туры килгән допингка сынау үткән вакытта гына Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Допинг сынауны халыкара лабораторияләр расларга тиеш. Уеннарда катнашу рөхсәте алганчы спортчыларны спорт төре федерациясе һәм допингка каршы комиссия төрле яклап тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG