Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Гүлән белән булган мөнәсәбәтләрен ачыклавын дәвам итә


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган элек Гүлән тарафдарлары белән якын мөнәсәбәттә булганына үкенә. Әлеге хезмәттәшлек бер яктан Эрдоганны көчле лидер итсә, икенче яктан президент казанышларын юкка чыгару куркынычын тудыра.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган АКШта яшәүче танылган төрек имамы Фәтхуллаһ Гүлән белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертүен дәвам итә. Президент 15 июльдәге фетнә омтылышында Гүләнне гаепләп “Кызганыч ки, без элек Гүлән хакында ялгыш уйладык. Аллаһ безне гафу итсен! Әгәр миңа буласы вакыйгалар турында 20, 10, 3 ел элек әйткән булсалар, ул сүзләргә ышанмас идем”, диде.

Читтән күзәтеп торучылар Эрдоганның “элек ясалган хаталар” гыйбарәсен аңлап бетермәскә дә мөмкин. Илбашы бу очракта үзенең 2002 елда хакимияткә килгән вакыттан алып 2013 елга кадәрге чорны истә тота. Әлеге вакыт эчендә Эрдоган белән Гүлән якын тарафдарлар иде. Һәм Төркия конституциясендә беркетелеп куелган дөньяви дәүләт системына каршы алар бергәләшеп көрәш алып барды.

Эрдоган фикеренчә, әлеге “хәтәр һәм җимергеч” хезмәттәшлекнең иң югары ноктасы – ул чордагы прокурор һәм хөкемдарларның илдә зур тавыш куптарган мәхкәмә процессларын башлап җибәрүе булган. Аның кысаларында җитәкче хәрбиләр, юстиция системы хезмәткәрләре, журналистлар – барлыгы 750 кеше сак астына алына. Аларга “Эргенекон” исемле яшерен хәрәкәт оештыру гаебе тагыла. Төркиядә әлеге мәхкәмә эшләрен Сталин процессларына охшатучылар да табыла.

Тоткынлыкка эләккән кешеләр нигездә дөньяви дәүләт тарафдарлары. Алар Эрдоганны яшерен рәвештә исламчылык таратуда гаепләп, илбашы сәясәтен тәнкыйтьләп килгәннәр.

Халык арасында исә әлеге мәхкәмәләр яклау тапты. Нәтиҗәдә, 2000 еллар азагында Эрдоганның рейтингы нык үсеш ала башлады.

Ләкин берничә ел элек әлеге процессларның ялган дәлилләргә таянып оештырылуы аңлашыла. Хәрәмләшүләрне Гүлән тарафлы хөкемдарлар үткәреп җибәргән дигән фикер тарала башлады. Һәм быелның апрелендә Төркиянең Югары аппеляция мәхкәмәсе гаугалы процесслар аша узган карарларны юкка чыгарып, “Эргенекон” исемле җинаятьчел төркемнең уйдырма булганлыгын белдерде.

2013 елда Эрдоган инде үзе Гүлән тарафдарлары белән көрәшә башлый. Аларны гаскәрдән, хакимияттән һәм мәгълүмат чараларыннан кысрыклый башлый.

Фетнәдән соң ике атна узгач, Гүлән хәрәкәтенә бәйле булуда гаепләнеп илдәге генерал һәм адмиралларның 60 проценты хезмәтләреннән азат ителде. Хәзер инде, аңлашыла ки, Төркиягә гаскәрен элекке халәтенә кайтару өчен шактый гына вакыт таләп ителергә мөмкин.

Аллаһ Эрдоганны гафу итәрме, юкмы, билгеле түгел, әлбәттә. Ләкин гүләнчеләр тарафыннан оештырылган Эргенекон процессы халык хәтерендә уелып калыр, мөгаен. Бер яктан, аның ярдәмендә Эрдоган көчле лидер булып формалаша. Икенче яктан, гаугалы мәхкәмә эшләре хәзерге фетнәнең барлыкка килүенә дә сәбәп була.

XS
SM
MD
LG