Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул мәхкәмәсе Фәтхулла Гүләнне кулга алу карарын чыгарды


Танылган төрек дин әһеле Фәтхуллаһ Гүлән
Танылган төрек дин әһеле Фәтхуллаһ Гүлән

Истанбул мәхкәмәсе бүген танылган дин әһеле Фәтхуллаһ Гүләнне фетнә омтылышын оештыруда гаепләп аны тотыклау карарын чыгарды.

Истанбул мәхкәмәсе карары турында Habertürk агентыгы белдерә. Хөкемдар сүзләренә караганда, Төркия Милли мәҗлесен бомбага тоту, Эрдоганны үтерү кебек боерыклар гүләнчеләр арасында яшерен шифрлар белән таратылган.

Фәтхуллаһ Гүлән әлеге вакытта АКШта яши дип фаразлана. Анкара аны Америка хөкүмәтеннән илгә кайтаруны таләп итә.

Шулай ук бүген Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Фәтхуллаһ Гүлән белән бәйле ширкәтләрне акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәге турында белдерде. Илбашы оппозициядәге имам мәктәпләрен, ширкәтләрен һәм башка оешмаларын "террор оялары" дип атады.

Эрдоган шулай ук илнең Хәрби көчләре якында үзгәртеп корылачагы турында да әйтте.

Төркиядә фетнә омтылышында катнашу шиге белән 26 меңгә якын кеше сак астына алынган, 70 мең дәүләт һәм полиция хезмәткәре, хәрбиләр эштән алынган.

Илдә 3 айга гадәттән тыш хәл кертелде, кеше хокуклары буенча Европа Конвенциясе исә вакытлыча гамәлдән чыгарылды.

XS
SM
MD
LG